Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән батырларының чираттагы уңышы

Әле генә Яшел Үзән көрәш мәктәбендә шөгыльләнүче спортчылар тагын Казанда узган ярышта катнашып һәм матур гына нәтиҗәләргә иреште.

Әйткәнебезчә, спортчылар бары ярышларда ярышып кына остара. Бу бәйгедән дә алар бер башка үсеп кайтты. 
Турнир Казанның КФУ каршындагы Ш.Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясе беренчелегенә уздырылды. Анда 13-14 яшьлек яшүсмерләр бил алышып, осталыкларын күрсәтте. 
Яшел үзәнлеләр оста тренерлар кул астында шөгыльләнеп, милли көрәш серләренә төшенә, үзләрен төрлечә сынап карый. Бу юлы да алар җиңүгә булган зур омтылыш белән әйбәт урыннар яулады. Әйтик, төрле авырлык категорияләрендә Ранил Галиев, Сәет Хәйруллин киеренке көрәштә җиңү яулап, I урынга лаек булды. Ә Тимур Нафиков, Камил Галләмов – II урында. Рафаэль Мозаффаров, Әмир Мөхәммәтшин һәм Рза Алиев III урынга лаек дип табылды. Илназ Бабаҗановка җиңүгә омтылышы өчен диплом бирелде. Бу батырларны тренерлар Фирдүс Зәйнуллин, Илгиз Гайнуллин, Камил Хәмидуллин әзерләде. Барысын да чираттагы уңышлары белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев