Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән балалар музыка мәктәбендә «Татар кызы-2022" республика бәйгесенең зона этабы уза

Анда республиканың 8 районыннан: Яшел Үзән, Буа, Апас, Югары Ослан, Тәтеш, Лаеш, Чүпрәле һәм Кама Тамагы районнарыннан кызлар катнаша.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән катнашучыларны һәм кунакларны Мәдәният идарәсе җитәкчесе Марат Минһаҗев сәламләде һәм конкурсантларга уңышлар теләде.

Кызлар берничә этапта ярыша: дефиле, үз-үзеңне презентацияләү, милли костюмны бәяләү, иҗади, кулинария һәм интеллектуаль конкурслар.

«Татар кызы» бәйгесе 2011 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты-милли мәдәниятне, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм телен торгызу, саклау һәм үстерү, яшь буын вәкилләренә рухи мирасны тапшыру.

Нәтиҗә буенча, безнең районны тәкъдим иткән Инзилә Самитова икенче этапка узды. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез.

Безнең белешмә: Инзилә Самитова Акъегет авылында туган, 2020 елда И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен тәмамлый.
Хәзер КФУда Татаристика һәм мәдәният белеме кафедрасы юнәлеше буенча 2нче курста укый.
"Сәйдәш" мәдәни үзәгендә эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев