Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән аша "Идел-Урал" инвалид спортчылар хәйрия фонды оештырган ярышлар узды

Чаллыдан Буага хәтле атлар һәм машиналар узышы Яшел Үзән шәһәре аша да үтте. Әлеге чарада физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнаша. Безнең шәһәрдә алар көне буе була. Традиция буенча, яшелүзәнлеләр аларны чәк-чәк белән каршы алады шәһәр буенча экскурсия дә оештырды. Кунаклар белән безнең төшерү төркеме дә аралашты. Шәһәр стелассыннан колонна башында...

Чаллыдан Буага хәтле атлар һәм машиналар узышы Яшел Үзән шәһәре аша да үтте. Әлеге чарада физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнаша. Безнең шәһәрдә алар көне буе була. Традиция буенча, яшелүзәнлеләр аларны чәк-чәк белән каршы алады шәһәр буенча экскурсия дә оештырды. Кунаклар белән безнең төшерү төркеме дә аралашты.
Шәһәр стелассыннан колонна башында - байкерлар. Автоколоннаны җәяүлеләр дә, машина йөртүчеләр дә сәламли. Ярышта 24 кеше катнаша. Алар арасында физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар, рәссамнар, артистлар һәм язучылар да бар.

- Безнең максат - инвалидларны мондый сәяхәт барышында тернәкләндерү, шулай ук без тарихи мәдәният тарихына һәйкәлләрне торгызуга да өлеш кертәбез, - ди Ракит Әбделмәнов "Идел-Урал" инвалид-спортчылар хәйрия фонды оештыручысы.

Иҗат, спорт, сәнгать, дуслык һәм мәхәббәт хисләре аларга үзләренә ышану көчен бирә.

- Безнең үзебезнең катнашучылар һәм активистлар бар. Алар барлык чараларда да катнаша, шашка, шахмат яисә үзешчән сәнгатьме бу, мөһим түгел,- ди Яшел Үзән инвалидлар оешмасы җитәкчесе Инга Орловцева.

Бәйрәм концертыннан кала, машина чабышын оештыручылар акциянең үзенчәлекле катнашучысын да игълан итте - Бу Оризона исемле ат.

Рәмзия Дәүләтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев