Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән  -  Апас арасы минем өчен якын

Туган ил! Әни! Мәктәп -  һәрберебезнең күңеленә тирән эзләр калдыра торган, зур мәгънәгә ия төшенчәләр. Ә мәктәп, аеруча җаваплы, катлаулы бурыч – тәрбия бирүдә һәм белем үзләштерүдә,  һәр баланың үз мөмкинлекләренннән чыгып, дөрес файдалануны оештыра.

 

2018 ел. Апас мәктәбендә - юбилейлар! 1983 елда - 45 нче чыгарылыш “10 А” сыйныф укучылары - 35 еллык юбилейларына кайтмыйча калып булмады. Алар бик актив һәм үземнең яраткан классым да иде. Ни өчен? Чөнки мине алар яратканга, алар белән  әти-әниләре дә мәктәпнең уңышлы тәрбия эшләрен оештыруда активлык күрсәттеләр. Чыгарылыш кичәсендә, “20 ел узганнан соң, үзеңне кем итеп күрәсең?” – дигән сорауга җавап язып, пыяла банкага тутыргач, үзләре укыган кабинетның идән астына күмеп калдырганнар иде. Әмма... Мәктәптә ремонтлар булган һәм “банка” турында да мәктәп җитәкчелегенең “идәнне ачасыз икән, акчасын үзегез түләргә тиеш”-, дигән җавабы гаҗәбрәк тоелса да, Рәхмәт! Бүгенге мәктәпнең уку-укыту процессы белән таныштырды һәм сорауларга да җавапларын бирде, ә менә класс журналын укучыларыма күрү насыйп булмады. Минем укучыларымның район тормышында нинди дәрәҗәдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруда катнашулары турында да, район җитәкчелегеннән ишетәсем килсә дә, насыйп булмады. Ә үзем, укучыларымның матур хезмәттә кайнап, тормыш алып баруларын күреп, ишетеп сокланып кайттым. Алар – эшмәкәрләр, фермерлар, мәдәният, мәгариф, медицина һ.б. өлкәләрдә мактаулы хезмәтләрен куялар. Ә бу очрашуны оештырган һәм 7 нче сыйныфтан бергә партада утырып укыган, Армия сафларыннан кайтканчы егетен көтеп алган - Фәнзилә белән Ирек Вахитовлар, сеңелле, абыйлы Альмира, Таһир Сәлаховларның гаиләләре белән якыннан танышуым мине күкләргә чөйде. Бик матур, берсен-берсе хөрмәтләп, үрнәк тормыш итәләр, балалар үстергәннәр, оныкларын тәрбиялиләр. Класста – 28 укучы булса, бүгенге көндә бер укучым гына бакыйлыкка күчкән, ә калганнары – барысы да хезмәтнең иң хәл иткеч урыннарында, мәсәлән - Әхмәтсафин Фирдүс - Мәскәү янындагы Одинцова шәһәрчегендә фермерлык итә, өч бала тәрбияләп үстергәннәр һәм мул тормыш алып баралар. Гөлшат Мөхаммәтҗанова район больницасында мактаулы – шәфкать туташы турында матур хәбәрләр ишетүем – үзе генә дә ни тора!

Ул вакытларда, Апас урта мәктәбендә 1959 елдан бирле директор булып, мактаулы хезмәтен куеп Республикада, районда абруйлы,  югары дәрәҗәдә белемле, киң эрудицияле һәм кешеләрнең күңелен аңлый торган, позитив  - Әнвар Каюмович Юнысов 1983 елга кадәр- 24 ел буена, өзлексез җитәкчелек итте. Бу уңышларда, мәктәп директорының роле бик зур булуын да, танымый мөмкин түгел! Бүгенге мәкттәпнең өч калты төп бинасын - Әнвар Каюмович Юнысов төзетте. Менә бу шәхес турында ләм-мим! Очрашуга кайткан саен бер генә директорның да һәм район җитәкчеләренең җылы сүзләрен, бу- олпат шәхес турында искә алуларын, ишетәсем бик килә, әмма...

 Апас урта мәктәбен 14 мең укучы тәмамлый, бүгенге көндә - 663 укучы белем ала. Мәктәпнең әйдәп баручы укытучылары аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү проектында хезмәт күрсәтә. Район буенча – БДИ ны - 100 баллга тапшыручы билгеле булмаса да - 98 балл җыйган укучылары барлыгына шатланырга гына кирәк. Мин, мәктәп директоры яшь, тырыш һәм үз профессиясен хөрмәтли торган, инде шактый тәҗрибәле – Гүзәлия Сәгыйт кызы Зиатдинова белән әңгәмәдә булмасам да, тәрбия, тәрбия тагын тәрбия турында да игътибарлы булуын аңладым. Икенче очрашума кайту насыйп булса, укучыларымның егерме елдан соң, үзләрен ничек итеп күрүләрен дә аңлашасы килү теләгем бик зур!

Чыннан да, сезнең белән, очрашу миңа өстәмә көч-куат бирде. Бәхетле булыгыз, киләчәк буыннарга үрнәк булып, тынычлыкта тигезлектә, сәламәт яшәвегезне теләп калам. Очрашулар насыйп булсын иде дигән теләктә

Клара Филиппова.

Яшел Үзән  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодист а инде бу Клара Мардановна!