Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЯШЬЛЕК БАКЧАСЫН САКЛАУЧЫ

Яшел Үзән районының Бәчек авылы – шунда туып үскәннәр өчен мәңге яшьлек бакчасы ул. Без гомер буе, кайда яшәсәк тә, шул бакчаны сагынып, шунда талпынып, аны төшләрдә күреп гомер итәбез.

Авылыбыздан чыгып киткәннән бирле инде ничәмә еллар хәтеребез белән кире кайтыр юлга чыгабыз. Без киләчәккә барабыз кебек, ә үзебез исә күңелләребездә, хәтеребездә бөтенләй икенче тарафка – үткән елларыбызның мең шифалы бакчасына таба кайтып барабыз.

Узган гомерне хәтер гел барлап тора, гомер кояшы баеганчы ук кешегә тынычлык бирми – үткәннәрне искәртеп тора. әйтерсең лә ялгышларны, хаталарны кабатламаска өнди. Бәчектә туганнарның барысы да шушы үткәннәрнең бакчасына кайтып кына җаннарына дәва алалар. Заманалар үзгәреп, Бәчек авылы өчен кырыс, зилзиләле тормыш килгәч тә биредә туганнарның яшьлек бакчасын саклап калу өчен җан атып йөрүләренә күңел сөенә. Авылдашларны бергә туплау, аларда Ватан хисен яңарту уе белән янып йөргән Хәйдәр Сибгатуллин, Марат Гыймадиев, Илгиз Минһаҗев, Марсель Закиров, Айрат Гыймадиев, Нияз Зыялиев, Рәдиф Әхмәдуллин, Лилия Сәлимханова, Илдар Абдулхәкимов, Данил Җиһангиров, Фазыл Рухин һәм башкалар кебек ир-егетләрнең, кызларыбыз­ның оешканлыгын, бердәмлеген күрү бу гөлбакчаның мәңге яшәячәгенә ышаныч тудыра.
Дини йолаларга да бик игътибарлы борынгы бабаларыбызның оныклары, барлык шәһәрләрдән Бәчеккә кайталар. Ураза бәйрәме, Гает бәйрәме көннәрендә мәчет кайткан кунак­ларны үзенә сыйдырып бетерә алмый. Гадәттә, мондый көннәрдә бик күп капка төпләренә берничәшәр җиңел машина кайтып туктый. Шуларның иң күбесе Әлфинур Әхмәтҗановага туры киләдер, мөгаен. Төп нигезгә кайтучы Әхмәтҗановлар, бертуган Әшрәфҗановлар таңнар шикелле балкып каршы алучы Әлфинурның һәрчак көтеп алган кунаклары булды.
Әлфинур – гарәп сүзе, нур чәчеп торучы дигән мәгънәне аңлата. Яшәр өчен бетмәс көч алырга, яшьлек бакчасына кайтканнарны нур чәчеп, ягымлы карашы белән каршы алучы Әлфинурның өендә һәркемгә урын да, тәмле итеп пешерелгән мул ризык та җитәрлек.
Әлфинур бөтен гомерен савымчы һөнәренә багышлады. Ире Равил белән 4 егет тәрбияләп үстерделәр. Дүртесе дә Россия армиясендә намуслы хезмәт иттеләр. Әлфинур тирәсендә «әбием» дип өзелеп торган 6 оныгы тормыш мәгънәсен арттырып, күңеленә дә, өенә дә ямь өсти.
Тормышның рәхәтеннән бигрәк михнәтен күбрәк татыса да, эчке матурлыгын да, тышкы чибәрлеген дә югалтмады. Чөнки ул тормышны, кешеләрне, табигатьне, хезмәтне яратты, аздан да канәгать булып шатлана белде, яшь бала кебек матурлыкка сокланып яшәде. Шушы гүзәл затка апрельнең 28ендә 65 яшь тула. Авылдашларының зур хөрмәтен казанган, туганнарын тәсбих кебек бер җепкә тезеп тотып торучы «баш төймә» Әлфинур, олы юбилее уңаеннан барлык кадерлеләрен «яшьлек бакчасына» чакыра. Сагынылган ул хатирәләр белән тулы гүзәл бакча, сагынылган ул бакчаны саклап торучы сөекле Әлфинурыбыз. Юбилеең котлы булсын, сәламәт бул.

Рәшит Сабиров,
Татарстанның халык артисты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев