Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшь талантлар эзләү

Бу атнада Яшел Үзән механика көллиятендә беренче курс студентлары арасында "Безнең арада йолдызлар" дип исемләнгән үзешчән сәнгать бәйгесенең ике этабы узды.

Өлкән курслар җитәкчелегендә анда беренче курсның дистәдән артык төркеме катнашты. Балалар күп төрле номерлар күрсәтте: классик вальстан һәм шигырьләр укудан алып дзюдо һәм реп-фристайл буенча мастер-классларга кадәр.

Чараның жюри составына студентлар советы һәм көллият администрациясе әгъзалары керде. Алар чыгышларны түбәндәге номинацияләр буенча бәяләделәр: "Сценарий эшләнмәсе", "конферанс", "вокал", "хореография", "СТЭМ" һәм "оригиналь жанр".

Тиздән һәр номинациядә дә йомгаклар ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев