Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшәү минимумы арта – пособиеләр үзгәрә

Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, 1 июньнән яшәү минимумын индексацияләүгә бәйле рәвештә гаиләләргә бирелә торган өч төрле айлык пособие – тулы һәм аз керемле гаиләләргә, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга, шулай ук йөкле хатыннарга түләүләр арта.

Пособиеләр суммасы яшәү минимумыннан чыгып билгеләнә. Йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатын-кызларга түләү Татарстан буенча аена 6,4 мең сумга кадәр күтәрелә (эшкә сәләтле өлкәннәр өчен яшәү минимумының 50%). 8-17яшьлек балаларның ата-аналары үзләренә билгеләнгән пособие суммасы күләменә бәйле рәвештә (балалар өчен яшәү минимумының 50%, 75% яки 100%) июньнән аена уртача 5,7 мең сумнан 11,4 мең сумга кадәр акча алачак.
Июньдә пособие рәсмиләштергән ата-аналар арткан түләүне шул ук айда ала. Июньдә рәсмиләштерелгән барлык пособиеләр арттырылган күләмдә түләнәчәк. Әгәр инде июнь аена кадәр билгеләнгән булса, ата-ана лар аларны яңа күләмдә июль аенда алачак.
– Яшәү минимумына бәйле түләү ләр автомат рәвештә индексация ләнәчәк. Түләүләрне арттырып исәп ләү өчен өстәмә гаризалар бирү таләп ителми, – дип аңлатты Татарстан Рес публикасы буенча Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Моннан тыш, июньнән эшләмәүче пенсионерларга барлык социаль түләүләрдә, иминият һәм социаль пенсияләрдә 10% индексация исәпкә алыначак. Татарстанның 900 меңнән артык эшләмәүче пенсионерының: картлык, инвалид лык буенча пенсия алучыларның, шул исәптән: инвалид балаларның, туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучыларның пенсияләре артты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев