Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшәү кыйммәтләнә бара

Россиялеләрне бәяләр арту белән шаккатырып булмый.

Бер караганда, бу гадәти күренеш, икенче яктан, артык сизелерлек түгел, чөнки кем аларны элеккеге еллар белән чагыштырып тора. Әмма ун ел элеккегеләрен карасаң, аерманың бик зур булуын аңларга була.

Әгәр дә керемнәр дәрә җәсе бәяләр белән параллель рәвештә үссә, ул сизелмәс иде. Чынбарлыкта ул алай түгел. Рәсми мәгълүматларга караганда, 2010 елда россиялеләрнең уртача хезмәт хакы 20 952 сум (687 доллар һәм шул вакыттагы курс буенча 40 процент) тәшкил иткән. Шул ук статистика буенча, хәзер уртача хезмәт хакы – якынча 46 000 сум (630 доллар).

Тик, бу саннар чынбарлыкка туры килми: кайбер һөнәрләргә ихтыяҗ кимеде, ә кайберләренә - киресенчә. Кайбер социаль программалар бетерелде, икенчеләре өстәлде. Болар барысы да гражданнарның керем дәрәҗәсенә йогынты ясамый калмады. Ә кемнәрнеңдер хезмәт хакы 10 ел эчендә бөтенләй үзгәрмәде, дияр лек.
Гамәлдәге бәяләрне 10-13 ел элек булганы белән чагыштырып карарга мөмкин.

2010 ел бәяләре федераль дәүләт статистикасы хезмәте төзегән уртача куллану бәяләре таблицасында бирелгән. 2020 елда мондый статистика булмаса да, онлайн-супермаркетларда һәр төр продуктның иң арзан бәясе күренә.

2010 елда сыер итенең килограммы 200 сум булса, хәзер аны 420 сумнан сатып алыр га була. Чеби түшкәсенең килограммы 105 сум торган, хәзер шул ук авыр лык өчен 174 сум түләргә кирәк. Бер дистә йомырка 38 сумлап булса, бүген шул ук күләмдә йомырка өчен 63 сум кирәк. 2,5 процентлы майлылыктагы сөтнең литры – 32 сум, хәзер – 55 сум.
Бәрәңге – 29 сум, кәбестә – 28 сум, суган – 27 сум. Яшелчә бәяләрен бүгенге көндә гамәлдә булган бәяләр белән чагыштыру дөрес түгелдер, чөнки алар һәрвакыт сезонга бәйле.
Тәмәке эшләнмәләре аеруча кыйммәтләнгәндер, мөгаен. Статистика буенча, тәмәкенең бер кабы 17 сум 74 тиен торган. Бу продукциягә бүгенге бәяләрне бик үк аңлап бетереп булмый, әмма, хәзер ул 100 сумнан да ким түгелдер.

Хезмәт күрсәтү бәяләре төрле төбәктә төрлечә булырга мөмкин.

Рәсми статистика күрсәткәнчә, 2010 елда шәһәр автобусында йөрү россиялеләргә уртача 12 сум 90 тиенгә, трамвайда – 13 сум, троллейбуста 12 сум 36 тиенгә төшкән.

Росстат хәбәр иткәнчә, иң гади салонда хатын-кызларның чәчен кисү 150-200 сум, ә ирләрнеке 130-170 сум булган. Кинотеатрлар билет өчен 167 сум сораган. Электр плитәләре булмаган фатирларда электр энергиясен минималь куллануның 100 кВт. сәгате ул чакта ил буенча уртача 232 сум, газ аена бер кешегә 43 сум 81 тиен, кайнар су белән тәэмин итү аена бер кешегә 267 сум тәшкил иткән. Балалар бакчасы – 54 сум 86 тиен.

Халыкның мондый статистикага артык исе китми. Кибет һәм базар киштәләрендә товар нинди бәядә – менә шунысы мөһим. Ә супер һәм гипермаркетлардагыларын күргәч, чәчләр үрә тора. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, пандемия дә безнең кесәгә сукмый калмый. Димәк, тагын әйбер бәясенең күтәреләсен көт тә тор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев