Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшь гаилә өчен һәр төрле ярдәм мөһим

«Демография»– актив тормышка ашырыла торган милли проектларның берсе булып тора. Аның максаты – халык санының тотрыклы табигый артуын тәэмин итү, шулай ук, сәламәт яшәү дәвамлылыгын арттыру, эшкә яраклы яшьтәге халыкның үлем-китемен киметү, туучылар санын арттыру тора.

Әйе, демографияне уңай якка үзгәртү турында сөйлибез икән, бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүне дә төп максат итеп куярга кирәк. 2020 елның 1 гыйнва рыннан Татарстан Респуб ликасында социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары кертелде, алар яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле балалы гаиләләрнең, ягъни ярлылык дәрәҗәсен киметүгә юнәлдерелгән. Шуларның берсе, җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артмаган Татарстан Республикасында даими яшәүче гаиләләрнең яңа туган балаларын кирәк-яраклар җыелмасы белән тәэмин итү. Мондый бүләкне яшел үзәнлеләр дә ала башлады инде.
Күгештә гомер итүче Низамовлар гаиләсе бүген өч балалары – Зәлия, Сәид, Ясминәне тәрбияли. Газетаны җибәрер алдыннан гына, Венераның улы тууы турындагы яңалык безгә килеп иреште. Чын күңелдән котлыйбыз!
– Яшь гаилә өчен һәр төрле ярдәм дә бик мөһим. Бүләк комп лек тына итек, комбинезон, юрган, киемнәр һәм башка кирәк-ярак кергән. Бу безнең өчен зур бүләк. Бик рәхмәтлемен, – дип сөйли Венера.
Әлеге бүләкне, сабый белән өйгә кайтканда чыгарылыш көнендә алынмаган очракта, гаилә (әти, әнисе, опекун) аны бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча, яшәү урыны буенча бала тудыру йортыннан килеп алырга мөмкин. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: мондый ярдәм керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булганнарга кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев