Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшь фермер мәктәбе: авылда үз эшен ачарга теләүчеләр өч көнлек укуга чакырыла

27-29 октябрь көннәрендә “Идел” яшьләр үзәгендә яшь фермерлар мәктәбе узачак һәм авылда фермерлык эшен ачарга теләүче яшь эшмәкәрләрне һәм яшьләрне җыячак.

Сез әле үз эшегезне нинди юнәлештә башлаячагыгызны белмисез, әмма аның кабатланмас булырга тиешлеген төгәл беләсезме? Үз агробизнесыңны ничек башларга белмисезме? Бу сорауларга һәм башкаларына да яңа гына эшли башлаган фермерларның «ФерМир» мәктәбендә җавап бирәчәкләр.

Белем бирү программасы 3 блоктан тора: «Бизнесны эшләтеп җибәрү», «Үсеш юллары» һәм «Авыл хуҗалыгы бизнесын алга җибәрү». Чараның төп максаты - үз бизнесын крестьян-фермер хуҗалыгы өлкәсендә башларга теләүчеләргә эшкуарлык эшчәнлеге нигезләренә өйрәтү, аларда үз эшен уңышлы башлап җибәрү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр формалаштыру, авыл яшьләре арасында эшкуарлыкны бизнес-планлаштыру һәм популярлаштыру күнекмәләрен булдыру.

Мәктәп тәмамлангач, һәр катнашучыга дәүләт үрнәгендәге сертификат тапшырылачак, ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грант конкурсларында өстәмә баллар алуны күздә тота.
Авылда үз бизнесын башларга теләүчеләр, яшь фермерлар, шулай ук кимендә бер ел эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары чакырыла. Катнашу өчен сылтама буенча (по ссылке ) онлайн форманы 22 октябрьгә кадәр тутырырга кирәк.

Антиковид чаралар белән бәйле рәвештә, «ФерМир» мәгариф программасында катнашу «Бердәм дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасыннан файдаланып алынган гамәлдәге шәхси QR-кодлары булган затларга рөхсәт ителә. Әлеге код COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узуны яки әлеге авыруның соңгы алты айда кичерү фактын раслый.

Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ярдәмендә «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев