Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшәү өчен көрәшүче балаларның яшен арттырганнар Инсулинга бәйле шикәр диабеты булган балаларга инвалидлык хәзер алар 18 яшькә җиткәнче билгеләнә

2019 елның 6 июленнән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1999 елның 27 июнендәге 823нче карарына үзгәрешләр кертелгән. Шуның нигезендә, хәзер инсулинга бәйле шикәр диабеты булган балаларга «инвалид бала» категориясе 18 яшь тулганчы билгеләнә.

– Күрсәтелгән карар 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге чорда канда шикәр дәрәҗәсенең кискен тирбәлешләре барлыкка килүгә бәйле. аерым алганда, физик һәм эмоциональ йөкләнеш арту сәбәпле, ул еш кына авыруның декомпенсацияләнүенә һәм өзлегүләр барлыкка килү куркынычы тудыру нәтиҗәсендә, гамәлгә кертелә, – дип аңлата Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Рәмис Нәбиев.
Карарга үзгәрешләр кертелгәнче, шикәр диабетлы балаларга «инвалид бала» категориясе 14 яшькәчә билгеләнгән. Бу яшькә җиткәннән соң, яңадан тикшерү үткәрелгән булган. Яңа үзгәреш ләр мондый балаларны кат-кат тикшерү кебек мәшәкатьләрдән азат итәчәк. Чөнки алар һәр көнне яшәү өчен көрәшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев