Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ярың булсын янәшәңдә, ничә яшькә җитсәң дә...

Парлап гомер итү, тигез картлык кичерү – чиксез зур бәхет ул. Мондый бәхет һәркемгә дә, ни кызганыч, тәтеми.

 Мәңге бергә булырбыз дип, яшьлектә бирешкән вәгъдәләргә тугры калып, кайгы-шатлыкларны бергә кичеп, балаларның гына түгел, бүген инде онык-оныкчыкларның тормышына сөенеп яшәү, янәшәңдә нинди генә вакытларда да сыена алырлык терәгең булу – Аллаһның зур бүләге ул!

Күпләр сокланырлык, меңнәргә үрнәк итеп куярлык парлар Олы Ачасыр авылында да, шөкер, байтак. 50 ел һәм аннан да күбрәк гомер кичерүче 11 парны бу көннәрдә мәдәният йортында «Пар канатлар» дип исемләнгән искиткеч матур кичә берләштерде. Алтын, зөбәрҗәт, бриллиант туйларын билгеләп үткән парларны бергә җыйнап, яшьлекләрен искә алып, хөрмәтләү идеясе белән авылның «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Тәскирә Шәйхуллина янып- көеп йөри башлый.

Бу тәкъдимен авыл җирлеге башлыгы Марат Гатиятуллинга җиткерә, юбилярларны бүләкләп булмасмы дип, ярдәм сорап, якташыбыз Әнвәр Миңнуллинга мөрәҗәгать итә. Ике яктан да теләктәшлек белдерүләрен ишеткәч, әзерлек эшен башлый. Әмма, әлеге дә баягы, шушы коронавирус дигән авыру күп планнарга аяк чала, бәйрәм дә кичектерелә. Инде дөньялар азмы-күпме тынычлана төшкәч, уйлаганнарны тормышка ашыру көне килеп җитә.

Менә алар – пар канатлы булып, иңне иңгә куеп яшәүче парларыбыз, залга аларны мәктәп укучылары «Мендельсон маршы» астында җитәкләп керде.
Асия һәм Даут Ганиевлар Олы Ачасырның үрнәк һәм шул ук вакытта иң тыйнак гаиләләрнең берседер, мөгаен. Уртак тормыш юлыннан атлап баруларына да 62 ел! Бер ул, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Даут абыйны бүген дә әле атыннан башка күз алдына китереп булмый, чөнки гомере буе ат җиккән кеше ул, Асия апа кырчылыкта хезмәт иткән. Аларның чиста-пөхтә гаилә булуы капка төбеннән үк күренә, утыннарына кадәр тип-тигез итеп өеп куелган булыр, гаҗәпкә калырлык инде менә. Бүген уллары Ринат, килене Рәмзия янәшәсендә бәхетле гомер кичерәләр. Бер сүз белән әйткәндә, сөбеһанАллаһ!

Язманы тулысынча газетабызның 25нче санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев