Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ярты сүздән аңлыйсыз

«Яшел Үзән» газетасына язылу чорында үзләреннән өлеш кертеп, башкаларны да сөендергән һәм шуның белән безнең дә тиражыбызны, районда нәшер ителүче бердәнбер татар газетасының язмышын сакларга ярдәм иткән иганәчеләребезгә рәхмәт әйтүебезне дәвам итәбез.

Күгәйнең асыл егете, авылның зур, күмәк эшләрендә ярдәм кулы сузып, һәрчак теләктәшлек белдереп яшәүче, милли җанлы Рафил Җәләлиев «Яшел Үзән» газетасының да ныклы терәге. Аңа кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә, ул безне ярты сүздән аңлый. Һәм авылдашларына ярты елга подписка бүләк итә.
«Коммауналь хуҗалык» муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Азат Нигъмәтуллин да бу подписка кампания сендә үзенең хәйрия ярдәмен күрсәтергә булды. «Якыннарыңа подпис ка бүләк ит!» акциясе кысаларында, ул шәһәребездә яшәүче ветераннарга шатлык өләште. Шулай итеп, аның ярдәме белән ярты ел дәвамында атнасына ике тапкыр «Яшел Үзән» өлкән буын вәкилләренең өйләренә киләчәк.

Хөрмәтле иганәчеләребез, мөмкин кадәр безгә ярдәм итә алган дусларыбыз, киләчәктә эшләрегез гел алга барсын, сәламәтлек, күңел көрлеге сезне беркайчан да ташламасын. Игелекле гамәлләрегез белән шулай сөенедереп яшәгез. Һәрчак бергә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев