Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ярдәмнең милләте юк

Яңа 2021 елның беренче яртыеллыгына «Яшел Үзән» газетасына подписка үз җаена бара.

Сез дә, хөрмәтле дусларыбыз, инде алдан хәстәрен күреп, язылып куйгансыздыр, дип ышанабыз. Юк икән, әле бераз вакыт бар, җаен табып, озакка сузмый гына почта бүлегенә барып килегез.

Сүз уңаеннан, тагын бер хәйрияче абунәчебез турында язып, рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Рус милләтеннән булуына карамастан, «Яшел Үзән икмәк комбинаты» ЯАҖ генераль директоры

Лариса Гордеева безнең районда чыга торган бердәнбер татар басмасына еш кына ярдәм кулын суза. Бу юлы да Лариса ханым Олы Яке авыл җирлегендә яшәүче мохтаҗ һәм күп балалы 10 гаиләгә киләсе яртыеллыкка «Яшел Үзән» газетасына подписка бүләк итте. Әлеге күркәм гамәле аның үзенә яхшылык булып кайтсын.
Бергә булыйк, дуслар, бердәм булыйк, бездән аерылмагыз! Ә без сезнең өчен һәм сезнең турыда язуыбызны дәвам итәрбез.

«Яшел Үзән»гә 6 айга язылу бәясе – 792 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев