Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ярдәмгә мохтаҗларны карыйсызмы?

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсация түләвен рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләүнең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә бирелә.

Шунысын белү зарур: компенсация хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә. Караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбүри түгел. Ул бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме ярдәмгә мохтаҗ затка чынлыкта булыша алсын.

Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар категориясенә инвалид балалар, I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау учреждениесе нәтиҗәсе нигезендә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр керә.

Компенсация түләвен билге ләүне сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификация бердәм системасында расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә мөмкин. Шулай ук, гариза белән Пенсия фондының территориаль органына мөрәжәгать итәргә була. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә:

  • өлкән яшьтәге кешене караучы гражданинның яшәү урыны һәм тәрбияли башлау вакыты күрсәтелгән гаризасы;
  • хезмәткә яраксыз өлкән яшьтәге кешенең яисә 18 яшькә кадәрге инвалид-баланың законлы вәкиленең әлеге караучыга риза булуы күрсәтелгән гаризасы (14 яше тулган инвалид-бала гаризаны үзе дә бирә ала). Тиешле тәртиптә эшкә сәләтсез дип танылган гражданнарны караучы исеменнән дә гаризаны бу эшкә вәкаләте расланган кеше яза. 18 яшькәчә инвалид-бала яки балачактан I төркем инвалид имзасының үзенеке икәнен тикшерергә кирәк булган очракта, тәрбияләнә торган кешегә пенсия түли торган органның тикшерү акты тутырыла.
  • өлкән яшьтәге кешене караучының яшәү урыны буенча мәшгульлек үзәгендә исәптә тормавын һәм пособие алмавын раслаучы белешмә;
  • пенсия яшенә җиткән өлкән яшьтәге кешенең дәвалау учреждениесеннән алынган, даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ булуын раслаучы белешмә;
  • өлкән яшьтәгеләрне караучының шәхесен раслаучы документ һәм аның хезмәт кенәгәсе, шулай ук, хезмәткә яраксыз кешенең хезмәт кенәгәсе;
  • 14 яше тулган мәктәп укучысының дәресләрдән бушаган вакытта ярдәмгә мохтаҗ гражданинны карарга әтисе яки әнисе, яисә опека һәм попечительлек органыннан алынган язма рөхсәте;
  • белем бирү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешманың караучының көндезге формада укуын раслаучы белешмәсе;
  • караучы билгеләнгән инвалид яки өлкән яшьтәге кешенең законлы вәкиленең вәкаләтләрен раслый торган документлар (опека һәм попечительлек органнарыннан алынган белешмә, ул булмаганда – әлеге органның карары, уллыкка алу турында таныклык, паспорт яисә шәхесне раслаучы башка документ).

Әлеге документлар граж даннарның пенсия базасында булган очракта, аларны кабат тапшырырга кирәкми.
Компенсация түләве караучының Пенсия фонды органнарына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәжәгать иткән айдан, әмма әлеге төр түләүгә хокук барлыкка килгәннән соң гына билгеләнә.

«Өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты белән исәпкә алына. Бу исә, караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсия хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасында хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы 82 мең кеше компенсация түләве ала», - дип билгели Россия Пенсия фондынын ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин.

Игътибар! Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсация түләвен алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш.
Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Үзмәшгульлек» прог раммасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый.

Рәсми рәвештә эшкә урнашуы турында гражданнар 5 көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына килеп яисә Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша хәбәр итәргә тиеш. Хезмәт эшчәнлеген туктатып, кабат компенсация түләвен билгеләүне сорап язылган гариза да шул юл белән тапшырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X