Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Япон кызлары бәдрәфкә барып йөрмәс өчен подгузник кияләр

Өлкәннәр өчен подгузник - Япониядә хатын-кызлар сатып алучы иң популяр тауарларның берсе. Бу сидек тота алмаудан түгел, ә япон кызларының бәдрәф бүлмәсенә барып вакытны сарыф итеп йөрисе килмәүдән.

Бәдрәфкә баруны Япониядә яшәүче хатын-кызлар подгузниклар белән алыштырганнар, бу эш яки ял итүдән аерылмас өчен эшләнелә. Мондый төр гигиена чарасының ирләр һәм хатын-кызлар өчен яраклылары бар икән. 

Мисал өчен, егерме яшьлек Каори Адача (псевдоним) Токия күчемсез милек агентлыгында эшли. Ул көндә эшкә подгузник киеп килә. Эштән аерылмыйча гына әлеге кыз, кече ихтыяҗларын подгузникка үти, дөресен генә әйткәндә ул инде бәдрәфкә йөрүнең нәрсә икәнен гомумән оныткан. 

Шунысы гаҗәп, Япониядә өлкәннәргә яраклап эшләнгән подгузниклар балаларныкы белән чагыштырганда зур кызыксыну уяткан, һәм күпләп сатыла. Җитештерүчеләр моның файдасын күреп, аларны төрләндерергә керешкән, күп тапкырлар куллана торганнарыннан тыш, үтә нәзек памперслар уйлап тапканнар. 
Өлкәннәр өчен подгузниклар кию-бу күпмедер дәрәҗәдә мәҗбүри чара. Япониядә хатын-кызларга хезмәт карьерасында уңышка ирешү күпкә авыррак. Шуңа күрә бу хәл эш көнендә вакытны экономияләү белән бәйле булып чыга. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев