15 апрельдән Яшел Үзән муниципаль район территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелде. Бу хактагы карарны район Башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Сапожников имзалады.
Бу чорда урманнарга керү чикләнә. Чүп-чар һәм кипкән үлән яндыру, учак ягу, сүндерелмәгән тәмәке төпчеген һәм шырпы ыргытып калдыру тыела. Янгын-коткару гарнизоны һәм күзәтчелек эшчәнлеге белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр, эчке эшләр органнары вәкилләре һәм урманчылар белән бергә рейдларга чыгачак.
Нет комментариев