Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Янгынга каршы хезмәтләр һәм полиция буш йортларны һәм фатирларны тикшерә

Соңгы вакытта кайбер регионнарда кеше үлемнәренә китергән янгыннарның ташландык йортларда чыгуы сәбәпле, шундый урыннарда тикшерүләр оештыруны таләп итә.

Безнең Яшел Үзән районы да искәрмә түгел.  Узган елда чыккан резонанслы янгыннарны искә төшерү дә җитә: 15 ноябрьдә Загородная урамында иске агач барак янып, аның эчендә  ике ир-ат мәете табылды; 6 декабрь – шулай ук ике кеше үлеменә китергән янгын Васильевода чыкты. Бу елның февралендә  Чапаев урамының 13нче йортында чыккан янгында   бер ир-ат зыян күреп, соңыннан үлде. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары белән янгынга каршы федераль хезмәтнең 8нче отряды  һәм полиция оештырган рейдның төп максаты – югарыда әйтелгән очракларны кисәтү.

Рәсми исемлекләргә караганда,  хәзер Яшел Үзән районы  территориясендә хуҗалары  аварияле йортларны юкка чыгару программасы буенча күченеп киткән  400дән артык буш бина исәпләнә. Яңа фатир көткән  1-2 генә гаилә яши торган йортлар да бар.  Буш фатирларга аерым яшәү урыны булмаганнар керергә мөмкин.  Эчкечеләр, бомжлар  спиртлы эчемлекләр эчеп кенә калмый, шундый урыннарда яшәп тә кала. Саклык турында алар уйламый. Электрга үз ирекләре белән  тоташулар, ярым җимерек мичләргә ягулар, тәмәке тартулар аларга хас әйберләр. Тикшерүчеләр нәкъ шул адреслар буенча чыкты да инде. Бер көн эчендә генә дә  группа 18 урында булырга өлгерде. Шуны әйтергә кирәк, печатьләнгән биналарга гадәттә үтеп кермиләр.  Анда яшәп калучылар да чит-ятлар керү-кермәүне тикшереп тора.

Болардан тыш, газ хезмәте инспекторлары газ җиһазларын тикшерә. Газ – уен эш түгел. Ваемсызлык зур бәлагә китерергә мөмкин. Беренче чиратта газ горелкалары ярдәмендә җылытылучы мичләр тикшерелә. Газ шартлаулары нигездә  җиһазлар тузудан  килеп чыга.  Белгечләр фикеренчә, газовикларга вакытында хәбәр итүләр күп  фаҗигаләрне булдырмый калырга ярдәм итә.

Мондый рейдлар Яңа елга кадәр дәвам итә.

Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рейды