Янгында кеше һәлак була
Яшел Үзәндә торак йорт янган вакытта, ир-ат һәлак була. Беренчел мәгълүматларга караганда, һәлак булган кешенең төгәл яшәү урыны булмаган.
«112 номерына Гоголь урамы буенча 47 нче торак йортта чүп – чар януы турында хәбәр килде», - дип сөйләделәр ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Тиз арада килеп җиткән янгын сүндерүчеләр беренче катта ир-атның мәетен табалар, һәлак булган кешенең яшәү урыны булмаган.
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев