Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Янгын сүндерүчеләр профилактик эшне көчәйтә

Яшел Үзән муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары һәм 8нче янгын сүндерү һәм коткару отряды хезмәткәрләре Октябрьский бистәсенең торак секторында янгыннарны кисәтү максатында профилактик рейдлар оештырды.

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре мондый профилактик эшне ел дәвамында «Торак» операциясе кысасында үткәрә. Алар торак секторын йөреп чыга, җирле халык белән әңгәмә кора, белешмәлекләр тарата һәм йорт хуҗаларына янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның ни белән янавын аңлата. 
Йорттагы электр чыбыклары, җылыту приборлары, мичләр һәм төрле көнкүреш электр приборлары еш кына җитди янгыннар чыгуга сәбәп була. Янгын сүндерүчеләр йорт хуҗаларын нәкъ менә шушы моментларга аеруча игътибар итәргә өнди. Рейдлар барышында Яшел Үзән муниципаль районы буенча ОНДиПР инспекторлары Октябрь авыл җирлеге башлыгы белән очрашты, янгын куркынычсызлыгының проблемалы мәсьәләләре турында фикер алышты. Якын арада биредә халык җыены үткәрергә планлаштыралар, анда авыл халкының торак йортларында янгыннарны булдырмау чаралары турында җентекләп сөйләшәчәкләр. 
Янгын чыгу һәм янгыннарда кешеләр үлеменә юл куймау – янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре үткәрә торган профилактик эшнең төп максаты. Әмма аларны булдырмас өчен йорт хуҗаларының саклык чараларын алдан күрүләре зарур. Моның өчен электр хуҗалыгын тикшереп чыгарга, көнкүреш приборларын карап торырга, тәртиптә тотарга һәм мичтән дөрес файдаланырга гына кирәк. Кешеләрнең иминлеге, барыннан да элек, аларның үзләреннән тора. 
Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев