Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар өчен диктант

Кулларга каләм алдылар да парта артына утырдылар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 30 еллыгы уңаеннан 8нче янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләре һәм Яшел Үзән муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары “Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы - 30 ел яшәү хакына!” дигән героик-патриотик диктант язуда катнаштылар.

Диктант язмача тест формасында узды. 30 минут дәвамында диктантта катнашучылар берничә тәкъдим ителгән варианттан дөрес җавап сайларга тиеш иде. Сораулар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тарихи даталарына, зур вакыйгалар һәм янгын сагының әһәмиятле фактларына, эзләү-коткару хезмәтенә һәм кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенә кагылды. Шулай ук, гражданнар оборонасы буенча боерыкларның һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә һәм юкка чыгаруга кагылышлы башка норматив документлар буенча белемнәре тикшерелде.

Диктантта катнашучылар кайсыбер сорауларга шундук җавап бирделәр. Ниндидер биремнәр турында җитди уйларга туры килде. Ничек кенә булмасын, биремнәрне барысы да үтәде.
Уздырылган тест нәтиҗәләре буенча, чарада катнашучылар, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр

 Резеда Юсупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев