Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Янгын датчигын куйдырту һәркемнең үз эше

«01» хезмәтенә бер көн эчендә дистәдән артык яшел үзәнле шалтыратты. Килгән хәбәрләргә караганда, йортлар һәм фатирлар буенча янгынга каршы датчик куярга кыстап йөрүчеләр күбәйгән.

Алар үзләрен янгын сагы хезмәткәрләре дип атап, яшәүчеләр белән инструктажлар уздыра һәм кайвакыт алар үзләрен газ хезмәтеннән килеп, йортларда газ җиһазларын тикшереп йөрибез дип тә таныштыра икән. Әмма алар үзләрен кем дип кенә атамасын, соңгы сүз  янгын датчиклары урнаш­тыру кирәклегенә барып тоташа. Ә тәкъдим ителгән датчикларны сатып алырга кирәк, бәяләре дә кесәгә суга торган: 4 меңнән алып 8 мең сумга кадәр. Пенсионерларны 1 мең сум ташлама бирү белән җәлеп итәләр. Өлешләп түләүгә дә ризалашалар. Кайбер шәһәр кешеләре аларны ышанмыйча куып чыгара чыгаруын, әмма әби-бабайларның күбесе ризалаша. Тик шуны әйтергә кирәк, датчикларның чын бәясе генә алар әйткәннән арзанрак тора (берсе 300 сум). Якынча мәгълүматларга караганда, датчиклар куеп йөрүчеләр  – Казаннан килгән шәхси контора хезмәткәрләре һәм аларның янгынга каршы хезмәткә бернинди дә катнашы юк. Сатучыларның бөтен кирәкле юридик документлары бар – таныклыклары, лицензияләре.  
Шуны искәртеп узабыз: Яшел Үзән янгын сагы гарнизонының  болай итеп өйдән-өйгә датчик куеп йөрүчеләргә бернинди дә катнашы  юк. 8нче отряд хезмәткәрләре  Яшел Үзән ВДПО һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән былтыр һәм быел  янгын датчикларын кую буенча хәйрия акция­сен уздырды. Ягъни датчиклар күп балалы гаиләләргә һәм ветераннарга бушлай куелды. Аларның өйләренә дә янгын сүндерүчеләр социаль хезмәткәрләр белән бергә барды. Шуңа күрә кабатлап әйтәбез, әгәр дә сезгә датчикларны шәхси компания хезмәткәрләре  куярга җыена  һәм аның өчен акча сорый икән (датчикны үзең сатып алып, кую күпкә арзанрак булса да), бу – йорт хуҗасының шәхси эше.  

Резидә Йосыпова,
Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны матбугат хезмәте   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев