Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ялларда Яшел Үзәндә температура түбәнәю көтелә

Бүген республикада яшенле яңгырлар фаразлана.

Яшеннәр вакытында җил тизлеге 15-20 м/с. Көндезге һәм кичке вакытта урыны-урыны белән 23 м/с ка кадәр кискен җил, шулай ук, боз явачак. Көндез һава плюс 25, 30 градуска кадәр җылыначак, төбәкнең көнчыгышында плюс 33 градуска кадәр булачак.

8 августта төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булыр дип фаразлана, тәүлекнең караңгы вакытында плюс 12 дән плюс 17 градуска кадәр. Көндез плюс 20, 25 градус булачак.

9 августта көндез кайбер территорияләрдә кыска вакытлы яңгыр булуы ихтимал. Тәүлекнең караңгы вакытында 10, 15 градус нульдән югарырак булачак, көндез - плюс 19, 24 градус.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев