Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ялларда Яшел Үзән районында минус 4 градуска кадәр суыта, җил һәм юеш кар көтелә

Татарстанда салкынаю һәм көчле җил көтелә. Бу хакта ТР гидрометүзәге хәбәр итә.

Бүген термометр баганасы 12 дән 17 градуска кадәр нульдән югарырак күрсәтәчәк. Аязучан болытлы һава көтелә. Иртән урыны белән яңгыр. Көндез явым-төшем булмый. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, көндез урыны белән 15-17 м/с тизлектә.

Шимбә болытлы булачак, көндез - аязучан. 17 октябрьдә төнлә һәм иртән яңгыр, кайбер районнарда юеш кар ява. Көндез урыны белән бераз яңгыр. Көньяк-көнбатыштан исә төньяк-көнбатышка таба уртача җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә температура 2-7 градуска кадәр җылыначак. Көндез ул +5 һәм +10 градус тирәсе була.

18 октябрьдә - аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем фаразланмый. Иртән һәм көндез яңгыр явачак, кайбер районнарда - юеш кар. Җил төньяк-көнбатыштан, урыны-урыны белән 15-17 метрга кадәр көчәя. Төнлә 1..-4 градуска кадәр суыта. Көндез иң югары температура - 7-12 градус җылы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев