Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ялларда Татарстанда көннәр җылытачак

Бүген республика территориясендә юеш кар көтелә.

Атна ахырында көнбатыш циклон Татарстанга җылы һава торышы алып киләчәк. Температура нормадан 5-9 градуска югары булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Бүген, 14 февральдә, республика территориясендә юеш кар көтелә, ә төнлә һәм иртән - буран, секундына 17 метр тизлектә җил. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Төнлә температура 5-10 градус салкын, көндез - 1 градус җылыдан 4 градуска кадәр салкын.

15 февральдә төнлә кар явачак, температура 11 градуска кадәр салкын, ә аязганда – 15 градуска кадәр. Көндез явым-төшем көтелми, температура 4-9 градус (көнчыгышта – 12 градус) салкын тәшкил итәчәк.

Шимбә, 16 февральдә, чираттагы көнбатыш циклон йогынтысында Татарстанда 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак. Юеш кар, буран булуы көтелә, юлларда – бозлавык. Секундына 18 метр тизлектә җил.

Якшәмбе, 17 февральдә, республикада җылы һава торышы кала, урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Ялларда температура нормадан 5-9 градуска югары булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев