Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ялган СМС-хәбәр таратучылар белән нишләргә?

- Минем мобиль телефонга дини эчтәлектәге СМС-хәбәр килде.

Аны укыганнан соң текстны тагын өч кешегә җибәрергә дә сораганнар ахырдан. Алар кемнәр булырга мөмкин һәм бу очракта нишләргә? - дип сорау бирә газета укучыбыз.
- Әйе, хәзер андый мәгълүматлар социаль челтәрләрдә еш күренә башлады. Телефон элемтәсен дә үз файдасына кулланучылар бар, - дип җавап бирә «Тынычлык» мәчетенең имам-хатибы Абдулхәким хәзрәт Сәфәрханов. - Бу хәбәрләрнең гадәттә беренче өлеше ислам диненең дөреслегенә багышланса, икенче өлеше, ягъни ахыргы җөмләсе белән шушы эчтәлекне бозып та куя. Моны шайтанга иярү, ягъни гөнаһ гамәл буларак кабул итәргә кирәк. Шуңа күрә аны алар әйткәнгә карап таратырга ярамый. Әгәр дә инде дусларыгызга җибәрергә теләсәгез, шушы хәбәрнең ахыргы өлешен бетереп, дөреслеккә туры килгәнен генә җибәрергә була. Мондый ялган хәбәр таратучыларны шайтан юлына керүчеләр буларак таныйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев