Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ялган кенәгә өчен 10 мең сум штраф

Яшел Үзәндә күрше республиканың Волжск шәһәрендә яшәүчегә хөкем карары чыгарыла. Ул полиция хезмәткәренә ялган машина йөртүче документын күрсәтә.

Прокурор ярдәмчесе Рифат Сафиуллин сөйләгәнчә, июнь аенда Новониколаевский авылында полицейскийлар шикләнеп «Мазда-323» автомобилен туктата. 27 яшьлек ир машина йөртүче кенәгәсен күрсәтә. Полицейс­кийлар шунда ук документның чынбарлыкка туры килмәвен ачыклый. Бу кеше кенәгәне Волжск шәһәрендә 15 мең сумга сатып алып ялгыша. Интернет һәм югары технологияләр заманында ялган документ белән йөреп буламы соң?
Судта гаепләнүче гаебен таный. Аңа җәза буларак 10 мең сум штраф салалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X