Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәяүлене бәрдергән авытомобильче

Шәһәрнең Ленин урамы үзәк урамнарның берсе һәм анда хәрәкәт тә бик күп.

Шуңа күрә дә инде анда җәяүлеләр юлдан имин чыксын өчен «зебра»лар адым саен урнаштырылган. Әмма, кызганычка, машина йөртүчеләрнең кайберләре андый урыннарның никадәр куркыныч булуын исәпкә-санга тыкмый. Шуның белән җәяүлеләрне дә, үзләрен дә куркыныч астына куя.
22 апрельдә кичке дүртләр тирәсендә «PEUGEOT TRAVELLER» автомобилен йөртүче 47 яшьлек ир-ат, юл йөрү кагыйдәсенең 14.1нче пунктын бозып, юлдан чыгып барган 12 яшьлек яшүсмерне бәрдергән. Нәтиҗәдә, аяк табаны сынган җәяүлене хастаханәгә алып киткәннәр. Хәзер бу бала амбулатор дәвалану ала.
Җәяүлеләр чыга торган урыннарда автомобильчеләргә, бер кеше чыгарга ашкынып тормаганда да, тизлекне киметү комачауламас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев