Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәяүле сак бул, юлларда карап йөр!

Хәзерге заманны транспорт чарасыннан башка һич кенә дә күз алдына китереп булмый.

Җәяүләп тә йөрибез, машинасына да утырабыз. Шуңа күрә автомобильчегә дә, транспортсыз гына йөрүчегә дә юлларда алны-артны карап йөрергә кирәк. Бигрәк тә җәяүле кешеләргә караңгы вакытта киемнәренә уткайтаргыч элементлар тагып йөрү бик мөһим. Кызганычка, юлларда фаҗигале хәлләр чыгып тора, күз-яшь түгелә, кайчакта гомерләр өзелә.

Агымдагы елның сентябрендә Татарстан Республикасында һәр өченче юл-транспорт фаҗигасе җәяүлеләр гаебе белән чыккан, шул ук вакытта һәлак булучылар саны да арткан.

Республикада сентябрь аенда гына да, тәүлекнең караңгы вакытында 15 кеше юл корбаны булып, узган елның шул чорыннан 7гә артып киткән. Фаҗигагә эләгүче җәяүлеләрнең күбесенең киемендә уткайтаргыч элементлар булмавы, светофор сигналын санга сукмавы билгеле.

Яшел Үзән муниципаль районында җәяүлеләр катнашында 11 очрак булып, шуларның икесе үлем очрагы белән тәмамланган.

Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре, профилактика максатыннан чыгып, 15еннән 24 октябрьгә кадәр “Җәяүле” кисәтү чарасын уздыра. Сак булыгыз. Юллар хаталарны гафу итми

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев