Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ял итәргә барган җирендә батып үлгән

Хәзер кызның туганнары һәм дуслары аның гәүдәсен кире ватанга кайтару өчен акча җыя.

Бер төркем Казан яшьләре әкияти утрауга сәяхәткә китә. Халык аз яшәүче, кара комлы, искиткеч матур табигатьле Табанана пляжына өч кыз һәм бер егет чыгып китә. Шул арада фотосессия дә оештыралар. Болар коенып алырга да булалар, ләкин Авелинаны ярдан океанга таба агучы агым алып китә. Кыз аннан чыгу өчен тырмаша, ләкин булдыра алмый. Беркадәр вакыттан соң аны дусты Иван судан тартып чыгара, ләкин инде соң була... 
Хәзер кызның гәүдәсен туган ягына алып кайтып күмү өчен Индонезия хөкүмәте 1 дән 6 мең долларга кадәр сорыйлар. Дуслары һәм туганнары инде акча җыя башлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев