Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ял итүче казанлыларга пляжларда коенуны тыю турында искә төшерделәр

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы пляжда коронавирус йоктыру куркынычы турында кисәтте.

Казанлыларга җәмәгать пляжларында коенырга ярамый, чөнки коронавирус һаман да сәламәтлек өчен куркыныч тудыра. Бу хакта Казанның оператив штабы утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков искәртте.

"Казан шәһәре халкы арасында коронавирус инфекциясен тарату буенча вәзгыять актуаль булып кала бирә. Сәламәтлек саклау системасы гражданнарны җәмәгать пляжларында коенудан тыелырга чакыра, өстәвенә, бу тыелган ", - дип искәртте Жаворонков.

Татарстанда массакүләм ял итү урыннарына йөрү тыелган, республика әле "коронавируслы" чикләүләрне бетерү буенча өченче этапка чыкмаган. Әлеге кагыйдәне бозган өчен Лаешта пляжда ял итүчеләргә штрафлар салынды.

Элегрәк эксперт искә төшергәнчә, коронавирусны пляжда йоктыру куркынычы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев