Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ял итү - уен эш түгел

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2017 елга бәйрәм ялларын ачыклады. Бу хакта идарә тармагының матбугат хезмәте җиткерә.

2017 ел башында Россия халкын 9 көнлек - 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр каникул көтә. Моннан тыш өч-дүрт көнлек яллар февраль, май, июнь һәм ноябрьдә дә булачак. Кайбер бәйрәмнәрнең ял көненә туры килүе сәбәпле алар өчен башка көннәрдә ял итәчәкбез: 1 гыйнвар (якшәмбе) ялы - 24 февральгә (җомга), 7 гыйнвар (шимбә) - 8 майга (дүшәмбе) күчә.

Шулай итеп, ял көннәре болайрак булачак: 31 декабрь - 8 гыйнвар; 23-26 февраль; 8 март; 29 апрель - 1 май; 6-9 май; 10-12 июнь; 4-6 ноябрь.

Болардан тыш Татарстанның үз бәйрәмнәре булуын да онытмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев