Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Якты истәлегенә

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь, язучы, танылган журналист Александр Филипповка 20 гыйнварда 84 яшь булыр иде...

Үз гомерен матбугатка багышлаган каләм остасының бик күп кенә язмалары безнең газета битләрендә дә дөнья күрде һәм бүгенге көндә дә алар актуаль. Үткен каләме астыннан чыккан фельетоннарында ул бик күпләрне тәнкыйть табасында биеткән. «Сабый төчкереге» җыентыгыннан сезнең игътибарга шундый мәкаләләренең берсен тәкъдим итәбез.

Яшел Үзән районының Ильич исемендәге колхозында халык авыз иҗаты шаулап чәчәк ата. Моның өчен биредә өр-яңа шартлар тудырылган. Шулай булгач, фольклорчыларыбызга күңел төшенкелегенә бирелмәс өчен мөмкинлекләр бар. Магнитофоныңны кыстыр да кил. «Арендачы бәете»н көйләп үк бирәчәкләр. Кул- дан-кулга йөртә торгач, бер данәсен хәтта колхоз рәисе И.Әхмәтҗановның ишегенә дә кыстырып киткәннәр. Фольк лорчы, өр-яңа халык иҗаты җимеше сине көтә. Ашык!

Яңа бәетнең әдәби эшлә нешен тикшерү минем вази- фага кермәгәнлектән, аны тудыручы шартларны күздән кичереп үтәм. Моны Тау Иле авылындагы фермадан башлыйк. Дөрес, биредә аренда мөнәсәбәтләре урнашып бетмәгән эле. Шуңа күрәдерме, иркен чакта терлек азыгын аяк астына салып таптарга ашыгыпмы-ашыгалар. Алай гына таратып бетерә алмагач, тирес сыекчасы белән буташтырып та түгәләр. Кем әйтмешли, барыбер файда — ашлама булып җиргә әйләнеп кайта. Бәй, шулай булгач, түк, әйдә, түк! Чәч, әйдә, чәч! Көз көне ашлаган җирдән җыелган самавар кадәрле чөгендер булып әйләнеп кайтырлар алар.

Әнә бит хәзер дә әле һәр сыер башына сигезәр килограмм чөгендер ашаталар монда. Язга чыкканда би-ик сирәк фермада гына күрәсең мондый тамашаны. Әнә тагын 282 тонна чөгендере бар икән бригаданың. Бухгалтерлар кенәгәсендә нәкъ шулай язылган. Югыйсә, рационга каян алып язып куярлар иде аны отчётта булмаса! Бактың исә баттым, дигәндәй, траншеялардагы чөгендерләрдән җилләр искәнгә биш былтыр бит. Ярый, монысы халык иҗат чылары өчен яңа тема. Инде алар баш ватсын.

Арендачылар нидән канә гать түгел соң? Бәет көйләргә алар ны нәрсә мәҗбүр ит кән? Колхоз идарәсе белән ки лешү төзелгән бит. Шул җитмәгәнме? Терлекчеләр саны ша-а-актый ук кимегән. Нәкъ менә шуның аркасында эш хакы арткан. Тагын ни кирәк? Ярамассың бу халыкка.
Мәлгуньнәр, диген син аларны. Кеше санын кыс картудан калган акчаны эшләүчеләр санына бүлеп кенә эш хакын арттыруның аренда дигән төшенчәдән ерак торганлыгын каян белгәннәр, ә? Эшкә хуҗаларча мөнәсәбәт тамыр җибәрмәгән җирдә әллә ниләр булуы ихтимал.

Фактларың кая дисезме? Рәхим итегез. Былтыр Ильич исемендәге колхоз, аннан элек ке ел белән чагыштырганда, һәр сыердан 84 килограмм сөтне кимрәк алды. Мөгезле эре терлекләрнең тәүлеклек артымы нибары 435 грамм тәшкил итте. Быел бу күрсәткеч яңа дан 73 граммга кимеде. Нәтиҗәдә 23 центнер ит кимрәк җитештерелде.

Хуҗасызлыкка фактлар көн саен өстәлеп тора. Былтыргысыннан тотыныйк. Узган ел колхозның 107 баш яшь мөгезле эре терлеге «теге дөньяга» китә. Бу бит былтыр дәүләткә сатылган терлек саны ның 22 процентын тәш кил итә. Үлем буенча колхоз быел да рекордлы саннар белән эш итә. Гыйнвар һәм февраль айларында гына да 20 баш терлек үлә. Март ае да фаҗигасез генә узмый, 3 бозау болай дөнья куйса, 4 сыерны, абзарлар юеш булу сәбәпле, ток сугып үтерә.

Колхоз уңга-сулга акча чә чә, байлык югалта. Биредә быел ике айда үлгән терлектән күргән зыянның күләме 2 мең сум дип күрсәтелгән. Бәхәсләшмим, беренче карашка шулайдыр. Ә бу зыян ны бит унар меңләп тә санап була. Исән-сау үскән чакта нәкъ шундый файда китерерләр иде алар. Ә узган ел дәүләткә кондициясез тапшырылган 174 баш мөгезле эре терлектән килгән зыянны кем санаган? Ә түбән сортлы сөт сатудан 28180 сум зыянны кем кесәсеннән кап ларга?

Дөнья куйган терлекләрнең диагнозлары, беренчедән, тер лек азыгы базасының гаять дәрәҗәдә начар булуы нәтиҗәсе. Икенчедән, терлекчеләрнең эш шартлары гына түгел, ә мал абзар ларының да бик тә начар булулары. һәркайда искелек хөкем сөрә. Төнлә туган бозауларны вакытында караучы юк. Аннары үпкә черү, эч китү... Аннары... акт төзи-төзи туеп беткән ветеринария табибының авылны ташлап китүе.

Боларның барысы да яңадан-яңа бәетләр тудырырлык җирлек булып тора.
«Социалистик Татарстан» № 114,
17 май, 1989

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев