Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Якташларыбыз белән горурланабыз!

Норлат авыл җирлегеннән яшь спортчылар Анна Богалий Кубогына Бөтенроссия ярышларында катнашты. Ярышлар 8 марттан 15 мартка кадәр Саранск шәһәрендә узды. 11-12 һәм 13-14 яшьлек катнашучылар өчен спринтта барлыгы 57 кеше катнашты. Яшүсмерләр арасында Сирин Гаязов – 21, Рәмзил Хәйруллин 46нчы урынны алды.

Кызлар арасында Дилбәр Заһидуллина – 24, Илүзә Тимергалиева 42нче урынны яулады. Барлык балалар – Норлат мәктәбенең 6-7нче сыйныф укучылары. Аларның мондый масштаблы чарада беренче тапкыр катнашулары.

Соңрак Рәмзил Хәйруллин һәм Дилбәр Заһидуллинаның Анна Богалий Кубогына катнаш эстафетада Россия чемпионнары булуы хакында шатлыклы хәбәр килеп иреште. Котлыйбыз! Мондый зур җиңүләрегез дәвамлы булсын.
Авыл җирлегендә яшәүче яшьләрнең шушындый дәрәҗәгә ирешүләре горурланырлык. Норлатта спортны үстерүгә зур өлеш керткән Илгиз Баһаветдинов башлаган хезмәтне бүгенге көндә бик тә өметле яшь тренер Данияр Гарипов дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев