Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яхшы укытучыга бары ике сыйфат җитә: зур белем һәм олы йөрәк

Укытучы булу – һөнәр түгел, ә яшәү рәвеше һәм күңел халәте, диләр. Мәктәп һәм студент елларында, үзенең зирәклеге, йөрәк юмартлыгы белән эчке дөньяңны аңларга ярдәм итүче, аны баетучы, киләчәгеңне дөрес сайларга өйрәтүче, дәресләр генә биреп калмыйча, тормыш мәсьәләләрендә дә киңәшче булырлык «зур хәрефтән» Укытучыны очратучылар бик тә бәхетле.

Артистлар, табиблар, төзүчеләр династияләре була... Ә тагын әле укытучылар династияләре дә бар, әмма алар турында нигәдер аз сөйләнә. Бу язма, гомуми педагогик стажы 1232 ел тәшкил иткән нәселнең бер асыл ташы, үзенең Акъегет мәктәбендә 42 ел эшләү дәверендә, ничәмә буынга белем һәм тәрбия белән беррәттән, һәрбер балага күңел җылысын да биргән Ләлә Илгиз кызы Нигъмәтуллина турында. Ул хөрмәтле мөгаллимнәр нәселенең өченче буын вәкиле һәм үзенең хезмәт юлын 17 яшендә, туган авылы Акъегет интернатында тәрбия че буларак башлый. Биш ел тирәсе тәҗрибә туплаганнан соң, математика укытучысы итеп билгеләнә. 1985 елдан завуч, 1991 елдан – мәктәп директоры...
– Мәктәптә эшләгән 42 ел – үзе бер гомер, ниләр генә булмаган да, ниләр генә баштан кичмәгән! Нигә язып барылмагандыр инде ничек яшәгәнне?! – ди Ләлә ханым. – Яртышар ел хезмәт хакы алмаган чаклар бар иде. Ә бит, тормышны алып барасы бар, ике баланы ашатырга да, киендерергә дә кирәк. Укытучының көне мәктәптә һәм укыту мәсьәләләре белән район үзәгендә үтсә дә, тырыштык, күп итеп терлеген дә асрадык, кош-кортын да. шулар коткарды да инде авыр вакытларда. Мәктәп тә иске, матчасын терәүләр генә тотып тора иде. Яңасын 4 еллык итеп кенә төзергә уйлыйлар. Шул вакытта Хәмит Кирамович, Сәрия Харисовна белән сөйләшеп, 11 еллык мәктәп төзүгә ирештек. 
Тулы вариантын газетабыздан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев