Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яхшы пешекче – табибка тиң

Кайсы һөнәрнең иң кирәкле һәм иң борынгы булуы турында бәхәснең беркайчан да туктаганы юк бугай. Тамагың тук булганда бик күп эшчәнлек төрләре турында гәп корырга мөмкин, ә менә эчеңдә «ач бүреләр» улаша башлауга ук әлеге мәсьәләгә җавап үзеннән-үзе табыла кебек.

Чөнки, яшәргә дәрман бирерлек һөнәрдән дә кирәклерәк һәм борынгырак эшнең булуы мөмкин түгеллеген аңлыйсың. Ач килеш беркемнең дә театр да карыйсы килми, җир дә сукалыйсы килми, ил белән дә идарә итәсе килми. Шуңа күрә, пешекче һөнәре ияләре – президентлардан, патшалардан алып без гөнаһлыларга кадәр – барлык катлам һәм төрле дәрәҗәдәге кешеләрнең һәммәсенә дә кирәк. «Эшләмәгән – ашамый», диләр дә, ә ашамагач, эшләргә көч каян килсен?
Укыганда физкультураны бик яраткан һәм мәктәпне тәмамлагач та спорт белән бәйле һөнәр сайларга планлаштырган Рузалиягә, тормышның ачысын-төчесен татыгын әнисе Саимә апа (авыр туфрагы җиңел булсын): «Сиңа анда кыенга туры килер, син, кызым, поварга укы, тамагың да тук булыр», – дип, бик төпле киңәш бирә. Кыз әнисен тыңлый. Белем алып, пешекче дипломына ия була. «Уразлы» совхозы ашханәсендә ике ел эшләгәннән соң, Олы Яке кызы Күгәйгә килен булып төшә.

Фото гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев