Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЯХШЫ ГЫНА ТҮГЕЛ, ОТЛИЧНО!

Күгеш авыл җирлеге халкы кебек үз башлыкларын яраткан һәм хөрмәт иткәннәрне күргән юк иде әле. Хисап докладыннан соң Альберт Гатауллинның: «Минем эшкә бәя бирү сезнең ихтыярда», – дигән йомгаклау сүзләреннән соң, клуб тутырып килгән халык бертавыштан, «яхшы» гына түгел, «отлично» куябыз сиңа дип, хәтта алкышларга күмде.

– Җирлегебез башлыгы эшеннән бик канәгатьбез. Ул, мин нәчәлник, дип тормый, тракторга үзе утырып карын да эттерә, башка эшләрне дә башкара, гозерләребезне дә тыңлый, йөгерә, эшли, барысын да булдыра, – дип сүз алды Гөлшат Шакирҗанова. Һәм җыенга килгән Дәүләт Советы депутаты Юрий Камалтынов, ЯҮМР башлыгы урынбасары Эльза Кадниковага мөрәҗәгать итеп, авыл халкы исеменнән үтенечләрен дә җиткерде.  – Күгеш җирлеген алдынгылар рәтенә кертергә кирәк. Шундый зур кешеләрнең килгәне юк иде әле, безнең элеккеге дәрәҗәбезне кайтарырга ярдәм итәләр дип уйлыйбыз. Без үз ягыбыздан хәлдән килгән кадәрен эшлибез. Үз акчабызга ике күпер, юл салдык. Үзсалым акчасына да Күгештә юллар төзекләндерелде, әмма бер участогы калды, җыелган сумма гына җитеп бетми бит барысына да. Шуннан янгын машинасы да, ашыгыч ярдәм дә менеп йөри алмый. Иптәш Камалтынов, шуны ясарга ярдәм итсәгез иде. Әрәдә кибет юк, автолавка киләчәк диделәр, ул да күренми. Почтальонның муенында матбугат, ике кулында товар тутырылган сумкалар, Ризәләбез ничек өлгерә торгандыр. Хуҗалыгында биш сыеры, 90 яшьлек анасын карый. Бик зур рәхмәт аңа.

Тулы материал газетада (№17).

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев