Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яхшы чара, дәвамлы булсын!

Халыкта: “Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!” - дигән әйтем яшәп килә. Шуңа күрә зиратларны карап тору, чистарту һәм төзекләндерү һәркайсыбызның язылмаган бурычы. Әмма, кызганычка, ташландык хәлдә калган, агач-куаклар басып киткән зиратлар әле бик күп.

Узган шимбәдә  Яшел Үзәннең Рус Әҗәле  авыл җирлегендәге Карашәм авылында республикада беренче тапкыр киң масштаблы  зират чистарту акциясе узды. “Ата-бабаларны онытмыйбыз” дип аталган бу чара иртәдән алып кичкә кадәр дәвам итте. Анда олысы да кечесе дә җиң сызганып, тирләп- пешеп эшләде, ташысын ташыды,  каберлекләрне тырмалады һәм чистартты. Ә альпинистлар озын һәм юан агачларны кисте.  Алар монда урмандагы кебек иркенләп үскән иде.  Тракторлар да көнозын киселгән агач-куакларны, чүп-чарны шулай ук ташыды да ташыды. Һәркем монда күңелен биреп, кирәкле гамәл икәнлеген аңлап эшләде, хәтта балалар да. Ә авыл халкы өчен нинди сөенеч булды ул. Агач баскан зират кына яктырып калмады, аларның күңелләре дә яктырды. Ә бит бу урында  -  аларның ата-бабалары, туганнары, авылдашлары. Монда хәтта 17 гасырда үлүчеләр дә һәм 19 гасырда Рус-Төрек сугышы геройлары күмелгән каберләр дә бар. Һәм аларның күбесе ташландык хәлдә.  

 

Ни өчен республика күләмендәге беренче акция Карашәмнән башланган соң?

 

Константин Шишкин фотолары.

Язманы тулысы белән газетаның җомга санында укырга мөмкин (№61).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев