Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яхшылык җирдә ятмасын

Авыл уртасында урнашкан ташландык хәлендәге бакчага ямъ керде быел. Төрле төсләргә буялган балалар атынчыклары, салават күпере төсендәге коймалар ерактан ук үзенә чакырып тора.

Шуңа күрә дә китапханәгә, балалар һәм яшүсмерләр түгәрәгенә йөрүчеләр генә түгел, ә сәүдә үзәкләренә әти-әниләре белән чыкканнар да, әби-бабайларына җәйгә кунакка кайткан балалар да үз итте мәйданчыкны. Балаларының күңелле чыр-чуын, шат авазларын тыңлап утырган әбиләре дә рәхәтләнеп үзара дөнья хәлләрен, хәл-әхвәлләрен сөйләшеп, гапь куерттылар. Билгеле, бу матурлык үзеннән-үзе генә тумады, ә шәхси эшмәкәр Мәдинә Гыйззәтуллинаның тырышлыгы нәтиҗәсе. Машиналарның берөзлексез үтеп торуыннан, балаларын кайда уйнатырга белмәгән авыл үзәгендә яшәүчеләр өчен аеруча кулай булды ул. Авыл үзәген матурлап, ә балалар күңелендә сөенечләр уяткан эшмәкәр ханымга игелекле эшләре өчен олысы да, кечесе дә рәхмәт укый.

Розалия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев