Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яфракларны яндырмаска, машинаны юмаска!

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 1 марттан россиялеләргә коелган яфракларны яндыруны һәм машиналарны ишегалларында юуны тыйган.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте фәнни оешмалар белгечләре белән берлектә яңа санитар кагыйдәләр эшләде. Ведомствода аңлатуларынча, алар торак пунктлар территорияләрен карап тоту мәсьәләләрен регламентлаштырачак.

Экспертлар 26 норматив-хокукый актның санитария-эпидемиология таләпләрен оптимальләштерде, алар 2,1 меңнән артык мәҗбүри таләп һәм нормативлардан тора. «Российская газета» мәгълүматларына караганда, яңа СанПиН 1 мартта үз көченә керде.

Күрсәтелгән сроктан башлап, россиялеләргә машиналарны ишегалларында юарга һәм карны балалар мәйданчыкларына ташларга ярамый. Шулай ук Роспотребнадзор торак пунктлар территориясендә яфракларны яндыруны тыйды. Алар махсус урыннарга чыгарылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев