Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ябыгасым килә, ни эшлим, дисеңме?

4 ингредиенттан торган бу катнашма ябыгырга теләгәннәргә менә дигән итеп ярдәм итәчәк.

Кирәк булачак:
1 банан
1 әфлисун
2 аш кашыгы җитен орлыгы
3 бал кашыгы кунжут
200 мл су

Банан - клетчаткага, калийга һәм тимергә бай. Ул кандагы глюкозаны һәм кан басымын көйли.
Җитен һәм кунжут - минераллар чыганагы.
Әфлисун - С витамины, цинк, бакыр, фосфорга бай булуы белән беррәттән иммунитетны һәм кан йөрешен яхшырта.
Бергә кушылып, бу продуктлар матдәләр алмашынуын тизләтә, аш системасының эшен көйли һәм организмнан артык сыеклыкны чыгара.
Әзерләү өчен җимешләрне юып, кисәкләргә турап, блендерда ботка хәленә килгәнче ясарга.Су һәм орлыклар салып 5 минут тотып торгач бер стакан эчергә.
Бу катнашманы иртәнге ашка кадәр ярты сәгать алдан һәм кичке аш урынына киңәш ителә.
Иң оптималь куллану вакыты - көненә ике стакан, ягъни иртән һәм кичен.
Шулай ук ашказаны авырткан, язва белән чирләгәннәргә табиб белән киңәшләшү кирәк. Гомумән, һәр кем үз организмын үзе бик яхшы белә.Аның ни әйтергә теләвенә колак салу гына мөһим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев