Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа җыелган кура җиләге, Яшел Үзән шампиньон гөмбөлөре, тере куяннар һәм пенсионерлар өчен кайнар пылау: авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә фермерлар шәһәр халкын тагын нәрсә белән гаҗәпләндерде?

Бүген Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Азык-төлек товарларын республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килде.

Шимбә көнне  Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексында)  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  оештырылган авыл  хуҗалыгы   ярминкәләре  узды.   Азык-төлек  товарларын  республиканың  муниципаль районнарыннан  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре,  шулай  ук  АПК предприятиеләре   алып  килде. 

Урамда  салкынча һәм яңгыр  сибәләп  торуга  да  карамастан,   ярминкәләрдә  сатулар  иртә таңнан  башланды, сәгать алты  тулганда  инде  ярминкә  мәйданнары  халык  белән  тулган  иде.    Ярминкәгә  килүчеләр     кулай  бәяләрдән  барлык     ит, балык, сөт, май,  бал,  казылык, йомырка,  бәрәңге,  җиләк-җимеш, сыр,  шикәр, он, ярмалар һәм башка  төр  продуктларны  бик  теләп  алдылар.    Фермерлар да  үз  продуктларының  сатылуына    бик  шат  иделәр.         

Ярминкәләрне  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче  урынбасары    Наил Залаков, шулай  ук  министр     урынбасарлары,  муниципаль районнар  башлыклары һәм  АПК бүлекчәләре  җитәкчеләре,  Министрлык  белгечләре  йөреп  чыктылар.  Алар  китерелгән  продукциянең   ассортименты һәм аларга  бәяләр белән  таныштылар,  фермерлар  һәм  сатып  алучылар  белән  аралаштылар.    Китерелгән  барлык   продукция   ветеринария  хезмәте  тикшерүен  узган  иде.  

 Авыл  хуҗалыгы  ярминкәләренә   шәһәр халкы,  бигрәк  тә  өлкәнрәк  буын  аеруча   яратып  йөри һәм ул  зур  социаль әһәмияткә  ия.   Һәр  ярминкә  мәйданчыгы  аерым  үзенчәлеккә  ия.      Ямашев ур. мәйданчыгында  Кайбыч районы  фермеры  тарфыннан  үстерлгән,  яңа  җыелган  кура  җиләген сатып  алырга  мөмкин  иде.   Җиңү  проспектында    Зеленодольск  шампиньоннарын  рәхәтләнеп  алдылар,  ә Агропаркта  хәтта  тере  тавыклар, казлар һәм куяннар  сатылды.  

«Казанда  үз  йортыбыз  белән  торабыз. Һәрвакыт  авыл  итен, сөтен һәм йомыркаларны  ярминкәләрдә  сатып  ала идек,  ә менә  күптән  түгел үзебез  дә  тавыклар  тота  башладык. Ә ник тотмаска соң? Бик мәшәкатьле  дә  түгел.  Йомыркасының, итенең  чисталыгы да 100% ышанычлы», - дип сөйләде яшь ханым,  яшел  петрушкаларны  тартмага  сала-сала.   

Шуны  да  әйтергә  кирәк,  ярминкәгә  иң  иртә  килүчеләр  - алар  өлкән  буын  кешеләре.  Алар  хәтта сәгать 5тән киләләр,  көннәр  дә  суыта  башлады,  шуңа  күрә  өлкәннәр  өчен  мәйданчыкларда  кайнар  чәй  белән  камыр  ризыклары  әзерлиләр,  ә Мәскәү  районы  ярминкәсендә  казанда  бик  тәмле пылау  пешергәннәр  иде.  

Сатып  алучылар    ярминкәләрнең  экологик  чиста  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  сатып алу  мөмкинлеген  бирүен  билгеләп  үттеләр, алай гына да  түгел, концерт программасы һәм һәр сатып  алучыга  күрсәтелгән  игътибар һәм  дустанә  мөнәсәбәт  белән  чын  бәйрәм  ясадылар,  дип,  рәхмәт белдерделәр.     

 Ярминкәләр  оештыру  бик  мәшәкатьле эш.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  аларны  уздыруга зур  җаваплылык  белән  карыйлар һәм мондый  социаль  әһәмиятле  чараларны  оештыру  эше алга  таба  да  дәвам итәчәк.     

Алдагы  шимбә  көнне  дә  сатып  алучыларны авыл  хуҗалыгы ярминкәләрендә көтәбез!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X