Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа ял көне өстәлерме

Дәүләт Думасына православие пасхасын бәйрәм иткәннән соң, беренче дүшәмбе көнне илдә өстәмә ял итеп кертү тәкъдиме керде. Закон проекты бүген, ягьни, 10 сентябрьдә каралачак.

Өстәмә ял көне турындагы тәкъдим депутатлар Ярослав Нилов һәм Игорь Лебедевтан кергән, дип хәбәр ителә. Якты пасхаль дүшәмбене яңа бәйрәм көне итеп билгеләүне законнар белән ныгытырга кирәк, диелә аңлатма язуында.
Шул рәвешле, Россия тарихында, аның рухилыгын һәм мәдәниятен торгызуда, үстерүдә православие диненең ролен билгеләргә ярдәм итәчәк, дип ассызыклый депутатлар.
Закон проектын эшләүчеләр әйтүенчә, Көнбатыш Европаның күп кенә илләрендә Пасхадан соңгы дүшәмбе - ял көне булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев