Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа уку елыннан студентлар югары уку йортларында битлекләр кияргә тиеш булачак

Укытучыларны битлекләрдән тыш тагын перчаткалар да кияргә мәҗбүр итәчәкләр.

Яңа уку елында студентлар коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә дәресләр вакытында битлекләр, ә укытучылар әле перчаткалар да киеп йөрергә тиеш була. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова сөйләде.

"Студентлар укыган вакытта битлекләрдән булырга тиеш. Педагогик состав һәм башка персонал да битлекләрдә һәм перчаткаларда эшләргә тиеш. Иҗади дәресләр уздырган вакытта лектор һәм студентлар битлексез булырга мөмкин", - диде Трофимова.

Моннан тыш, кергәндә һәркемнең температурасын үлчәргә тиешләр. Моны көненә ике тапкыр эшләргә кирәк булачак.

Югары уку йортларында гомуми кулланылыштагы урыннарга санитайзерлар куелырга тиеш, дәрес араларында аудиторияләр җилләндерелергә тиеш.

Ачылыр алдыннан, вуз махсус дезинфекцияләү чараларын кулланып, генераль җыештыру үткәрергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев