Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа уку елы якынлашканда

Районның педагогик август конференциясендә нәтиҗә ясалды һәм киләчәккә планнар төзелде.

  • Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә туган телләрне укыту, эшче кадрлар әзерләү, мәктәп укучыларында патриотизм хисе тәрбияләү һәм ятим балаларның проблемалары турында фикер алыштылар. Әле яңа ачылган 18нче күп профильле лицейда Яшел Үзән районы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе «Заманча мәгариф: үткәнебезне саклап, киләчәкне булдырабыз» дигән исем белән үтте һәм анда район башлыгы Михаил Афанасьев, Яшел Үзән мәгариф һәм фән хезмәткәрләре проф союз рәисе Наилә Копвиллем, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин, Яшел Үзән районы әтиләр Советы әгъзасы Максим Волостнов, шулай ук районның ике йөздән артык мәгариф хезмәткәре катнашты.
  • Горурланырлыгыбыз бар
  • Утырышта катнашучылар күргәзмә белән танышкач, шәһәр һәм район уку йортла рының эш нәтиҗәләре турында докладлар тыңлады. – Узган уку елында безнең район ның уку йортлары Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның теллә рен, гореф-гадәтләрен, мәдә ниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән 13 грантка ия булды, – дип башлады сүзен, Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева. – Шунысы куанычлы, соңгы ике елда без репетиторлар хезмәтеннән файдаланучы укучыларның кискен кимүен күрәбез, шул ук вакытта укучыларыбыз нәкъ менә профильле сыйныфларда укуларын үзләре өчен югары уку йортларына керүне нәтиҗәле һәм гарантияле дип саный.
  • Бүгенге көндә Яшел Үзән районында 42 мәктәп һәм 52 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бар. Яшел Үзән районы белем бирү оешмаларында барлыгы 27 176 бала белем ала. Быел Яшел Үзәннең 5нче гимназиясендә һәм С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясендә туган телне өйрәнү үзәкләре булдырылачак. Хәзер мәктәпләрдә проект һәм ремонт эшләре дәвам итә. Безнең районның барлык мәктәпләре дә диярлек югары уку йортлары һәм предприятиеләр белән тыгыз элемтәдә тора, бу укырга керүне һәм алга таба эшкә урнашуны күпкә җиңеләйтә.
  • – Агымдагы елда төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) нәтиҗәләре буенча без уртача 4,16 балл алдык, узган ел ул түбәнрәк иде – 3,9 балл. Шул ук вакытта ТР буенча уртача бәя – 4,14 – дип дәвам итте үзенең докладын Рәисә Афанасьева. – БДИ буенча безнең районның 9 укучысы 100 балл җыйды, әмма максималь баллга 14 чыгарылыш укучысы якын иде, алар 97әр баллга тапшырды. Димәк, кайдадыр эшләп бетермибез, хезмәттәшләр, безгә лаеклы нәтиҗә күрсәтү өчен бераз күтәрелергә кирәк, ә потенциалыбыз бар, – дип сөйләде мәгариф идарәсе җитәкчесе, барлык педагогик составка мөрәҗәгать итеп.Тормыш иминлеге – беренче урында.
  • Балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау турында Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин сөйләде:
  • – Уку йорты җитәкчеләренә мөрә җә гать итәм: яшь инспекторлар от ряд лары һәр мәктәптә булырга тиеш! Бу безгә балаларны сакларга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен яхшыртырга ярдәм итәчәк. Үзегез күреп торасыз, 7 ай эчендә Яшел Үзән районы юлларында балалар катнашында 9 авария теркәлгән, бер бала һәлак булды. Юл-транспорт һәлакәтләренең төп өлеше 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар белән булган.
  • Рамил Идиятуллин педагогларга мөрәҗәгать итеп, һәр мәктәптә фойеда, һичшиксез, куркынычсыз «Йорт-мәктәп-йорт» маршруты булырга тиешлегенә басым ясады. Самокат-велосипедларда йөрүче балалар белән аерым эшләргә кирәклеген ассызык лады. Конференция ахырында кайбер укытучылар, балалар бакчалары мөдирләре, тәрбиячеләр район башлыгы грамоталарына һәм ТР Магариф һәм фән министрлыгы бүләкләренә лаек булды. Котлыйбыз! Ольга Будкина, 15нче «Ромашка» балалар бакчасы мөдире Татьяна Варламова, мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры. Гөлнара Газимҗанова, 14нче лицейның башлангыч сыйныфлар укытучысы;
    • Лилия Заһидуллина,
      33нче балалар бакчасы тәрбиячесе;
      Лилия Закирова, 25нче балалар бакчасы тәрбиячесе;
      Ринат Җәләлиев, 1нче ачык мәктәп директоры
      Гөлнур Исмәгыйлева, 12нче балалар бакчасының музыкаль җитәкчесе;
      Эльвира Максимова, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары;

    • Нәзилә Мөбәрәкшина, Васильево ның 3нче мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы;
      Рузалия Мөхәммәтҗанова, Олы Ачасыр мәктәбенең математика укытучысы;
      Марина Назарова, 3нче гимна зиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы;
      Оксана Рыжова, 1нче лицейның башлангыч сыйныфлар укытучысы;
      Нурания Садриева, 14нче «Энҗе» балалар бакчасы мөдире;
      Светлана Сибгатуллина, 13нче балалар бакчасы тәрбиячесе;
      Наталья Степанова, 42нче «Ал чәчәк» балалар бакчасы мөдире;
      Лариса Төхбәтуллина, Зөя мәктәбе нең инглиз һәм француз телләре укытучысы;
      Ирина Федорова, В.В.Карпов исе мендәге лицейның укытучы-логопеды;
      Наталья Филянова, 17нче мәктәпнең рус теле укытучысы;
      Венера Хәмидуллина, 1нче «Карлыгач» балалар бакчасы мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев