Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЯҢА ПРОЕКТКА СТАРТ БИРЕЛӘ

Шәһәрдә «Стрит-арт Яшел Үзән» дигән яңа проектка старт бирелә. Теләге булган кешегә Төзүчеләр прос­пекты урамындагы гараж стеналарына рәсем ясарга тәкъдим итәләр. – Әгәр дә синең талантыңны һәм ясаган рәсемнәреңне бөтен шәһәр халкы күрсен дип хыялланасыз икән, бу проект сезнең өчен, – ди оештыручылар.

Идеянең авторы архитектура факультетының II курс студенты Злата Макарова. Бу хакта район Советының матбугат үзәге хәбәр итә. Ул бүгенге көндә баш архитектор Юрий Герасимов янында стажировка уза, күптән түгел чынга ашкан «Яркий Зеленодольск» проекты да аны рухландырган. Концепциясен эшләгәннән соң, район башлыгына тәкъдим иткән. Александр Тыгин идеясен хуплаган. Хәзер кыз рәссамнарның инициатива төркемен туплый, алар аңа проектны гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк. Моның өчен «ВКонтакте» https://vk.com/streetartzd18 төркеменә рәсемнәрнең эскизын җибәрергә кирәк.15 августка оештыручылар Төзүчеләр проспектын бизәп торачак иң яхшы эшләрне сайлап алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев