Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа проект – «Яшел Үзән гәүһәрләре»

Татарстан Республикасының төньяк – көнбатышында урнашкан, иң матур районнарның берсе, күренекле шәхесләрне дә күпләп үстергән төбәк буларак дөньяга танылган як – Яшел Үзән!

Каюм Насыйри – милләтебезнең «Ломоносовы», Динә Гарипова моң дәрьясында иң оста «йөзүчесе» буларак дөньяга танылган шәхес – милләттәшләребез, ә аларның язмышы, искиткеч кызыклы һәм кызганыч та?!
 Соңгы елларда халкыбызга билгеле булган – татар халкына гына түгел, ә дөнья халыкларына да якыннан таныш булган – бөек Тукаебыз туганнарының Яшел Үзән җирлегендә каберлекләре саклануы, милләттәшләребезнең милли горурлыгын арттыра торган бик зур рухи хәзинә, мирасыбыз буларак аңлашыла.
Миңа Г.Тукай иҗади мирасына битараф булмаган һәм милләттәшләребезгә дә озак еллар буена Тукайны танытырга тырышучы буларак, «Г.Тукай яки К.Насыйри, сезгә, кайсысы якынрак?» – дигән сорауны бирәләр. Бу очракта җавапны болай бирергә туры килә, ягъни ике аякның, ике кулның, ике күзнең кайсысы якынрак? дигән сорау­га җавап таба алсаң, җавабың да шул булыр. Аларның – икесе дә милләтебез күгендәге иң якты йолдызлары, әмма һәр йолдыз үзенчә яктырта, һәрберсенең үз урыны, тәртибе бар. Алар кешелекнең рухи кыйммәте!!!
Райондашларыбыз горурлыгы саналган, халкыбыз арасында күренекле урын яулаган шәхесләребезне дә без беләбезме, өйрәнәбезме, саклыйбызмы, зурлыйбызмы? Менә бу сораулар алда санап киткән олы шәхесләребезне, барлык муллыгы белән, аларның иҗади мирасын яшь буыннарга тапшырып калдыру максатыннан, «Яшел Үзән гәүһәрләре» яңа проектын тормышка ашыру өчен, барыбыздан да тырышлык һәм активлык сорала.
2020нче елда Каюм Насыйриның тууына – 195 ел, ә Габдулла Тукайның 135 еллыгы 2021 елларга туры килүен исәпкә алсак, комиссиясен булдырып әзерлек эшләре, ягъни киң җәмәгатьчелекне иҗади хезмәткә тарту, бүгеннән үк башланырга тиеш. Чөнки районыбызның матурлыгын, интеллектуаль байлыгын үз югарылыгында яшьләргә тапшырасыбыз килә икән, битарафлыкны «кочаклап» яшәүдән мәгънәбез артмас. Бүгенге көндә комиссия төзелгән, әмма килештерәсе һәм очрашу сорала. «Родина» мәдәният сарае китапханәсендә теләгегезне язмача калдыра аласыз.
 

Клара Филиппова,
Яшел Үзән милли-мәдәни үзәге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев