Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа контейнерлар һәм калдыкларны аерым җыю

Яшел Үзәндә чүп реформасы ничек уза?

Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре белән очрашуда ТКХ ИК җитәкчеләре 2021 елга планнар һәм килеп туган проблемалар турында сөйләште.

Киңәшмәдә калдыкларны чыгару өчен җаваплы подрядчы оешмалар, район хакимиятенең җаваплы затлары, авыл җирлекләре башлыклары һәм идарәче компанияләр җитәкчеләре катнашты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елда районда калдыклар белән эш итү өлкәсендә уңай үзгәрешләр булды. Яңа контейнер мәйданчыклары һәм калдыкларны аерым җыю пунктлары төзелде.

2020 елның октябреннән районда «Экосити 116» ҖЧҖ һәм «СЭС-Регион» ҖЧҖ каты коммуналь калдыкларны транспортлау буенча яңа субоператорлар эшли башлады.

Үзгәрешләрне халык шундук диярлек сизде, ТКО туплану мәйданнарында капкач белән ябылучы яңа пластик евроконтейнерлар барлыкка килде. 2020 елда районда барлыгы 1 000 шундый баклар урнаштырылган. Яшел Үзән районында барлыкка килгән каты коммуналь калдыкларны «Химическая» ТКО полигонына транспортлыйлар.

Шул ук вакытта юридик затлар белән шартнамәләр төзү мәсьәләләре кала. Районда барлыгы 703 шундый килешү төзелгән. Шуларның 113е бюджет һәм 590ы коммерция оешмалары белән.

**
«ПЖКХ» ИК - Татарстан Республикасының Көнбатыш зонасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы. Компаниянең бурычы - калдыклар белән эш итү культурасын үзгәртергә һәм әйләнә-тирә мохиткә китерелә торган зыянны киметергә мөмкинлек бирә торган тулы циклның заманча комплекслы системасын булдыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев