Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа китап

Буем җитмәсә дә, журналистика «тәрәзә»сеннән үрмәли-үрмәли карап йөрүемә – 55 ел, ә гомеремнең – 80 еллыгы хөрмәтенә «Рухи туфрак» дигән китабым дөнья күрде.

Минзәлә районы Тойгузино сигезьеллык мәктәбендә укытучы булып эшли башлау (1963 ел) белән авыл халкы, ягъни ата-аналар арасында укытучы шәхесенең абруен күтәрү теләге туды. Укытучы – ул авылда иң бөек кеше буларак кабул ителгән заманнар иде. «Минем туган авылым» дигән телдән журнал бик эчтәлекле һәм яңача да чара уздырганнан соң, укучыларымның  ата-аналары, авыл халкы бик ихтирамлы булуларын сизеп, районда нәшер ителүче «Коммунизм таңы» газетасына беренче хәбәремне 1963 елда җиткердем. Ә газета редакторына бу язмам бик ошаган һәм мине районга яшь хәбәрчеләр слётына чакырып, матур сүзләр әйттеләр һәм бүләкләргә дә онытмадылар. Шушы бер вакыйга мине журналистикага якынайтты һәм күп кенә язмаларым белән район газета битләрендә  генә түгел, ә республика матбугатында да еш күренә башладым. Республиканың атаклы, татар милләтенең йөзек кашы – «Ватаным Татарстан»  газетасының үз хәбәрчесе, талантлы журналист А.С.Филиппов белән бергә гомер кичерүче буларак, шәхсән үземнең, активлыгымны туктатып торырга туры килде. Ул 2004 елдан пенсиягә чыккач, китаплар бастыру юлында бергәләп, балаларыбыз ярдәмендә эшли башладык.
Бүгенге көндә, 2017 елдан А.С.Филиппов бакыйлыкка күчкәч, берүзем генә калуның авыр­лыгын үз җилкәмдә күтәреп, мәрхәмәтле балаларым, рәхимле, олы җанлы дус-танышларым ярдәмендә А.С.Филипповның «Урман акланы» (2017 ел), «Сабый төчкереге» (2018 ел) китапларын бастырган булсам һәм үземнең публицис­тик язмаларымның (1963-2018) тупланмасын –«Рухи туфрак» китабымны укучыларыма тәкъдим итәм. Китапны, киләчәк яшь буыннарга истәлек буларак һәм әниемә багышладым. Китапка кереш сүзне Россиядә, Татарстаныбызның иң олпат затлы, милли җанлы, татар әдәбияты тәнкыйтьчесе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып эшләгән, халыкның яраткан Татарстан радиосы дикторы (1970-1990 елларда) һәм Казан федераль университетының атказанган профессоры, филология фәннәре докторы, Татарстан һәм Россия Язучылар берлекләре әгъзасы – Фоат Галимуллин язды.
«Рухи туфрак» китабы: «Авылдашлар һәм үзем турында»; «Фикер төене»; «Тукай һәм мәгъ­рифәт»;  «Милли аң һәм җәмәгатьчелек»; «Дин һәм заман»; «Беренче язмаларым»; «Минем хактагы язмалар», ягъни – 7 бүлектән тора. Югары профессиональ алымнарда, төрле чордагы фотосурәтләр белән матур бизәлгән, ә художнигы – Э.А.Филиппов һ.б.
Китапка тәкъдим ителгән язмаларым, тарихи чорларны һәм бүгенге вәзгыятьне эченә алганга күрә,  яшьләребез күзлегеннән караганда, бәлки авыр­рак укылачагын искәртәсем килә. Беренчедән, бүгенге «байлык»­та безнең яшьлектәге юклык, хәерчелекне аңлау дәрәҗәсе түбәнрәк булганнарга төшендерү максатында бирелсә, ә икенчедән, кешелекнең рухи хәзинәсе – бар булган авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүе тасвирлана. Бүгенге җиребез, телебез, милли аңыбыз минем журналист «тәрәзәм»нән ничек күренүен аңлый алсак, димәк, без  киләчәк буыннарны көчле рухлы итеп тәрбияләргә сәләтле дисәм, арттыру булмас дип ышанасы килә.

Клара Филиппова,
Китап авторы, Яшел Үзән муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев