Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа елның тәүге пары Яр Чаллыда язылышты

Республиканың башка районнарында никахларны теркәү 3 гыйнвардан башлана. Яңа елның беренче көне Яр Чаллыда Тантаналар сараенда никахны беренче теркәү белән билгеләп үтелде.

Ул республикабызда иң тәүгесе булды, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. 
Яшьләр Рубин һәм Айгөл Магдановлар йөрәкләрен йөрәккә кушты. 
Туйга әзерлек бик тиз үткән, ә мөһим вакыйгада иң якыннары гына катнашкан, дип сөйләде алар. Тантананың мәртәбәле кунаклары арасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев та катнашкан. Ул шәхсән үзе яшь парга никахлашу турында таныклыкны, шулай ук ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан медальләр һәм көнкүреш техникасы сатып алуга сертификат тапшырды. Шунысы кызык, Чаллы никахлашу сарае эшләгән дәвердә (ул 2008 елдан бирле эшли) бу 1 гыйнварда уздырылган бердәнбер тантана икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев